Чечен Республикасы төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм энергетика министры Мөслим Зәйпуллаев һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев Казандагы «Салават Күпере» торак комплексындагы яңа поликлиникада эш визиты белән булдылар. Алар өчен җентекле экскурсияне 12 нче ДКБ карамагындагы поликлиника мөдире Татьяна Павлова үткәрде.
Кунаклар Татарстанның иң эре поликлиникасын төзү һәм җиһазлау тәҗрибәсен өйрәнделәр. Учреждение микрорайон һәм якындагы территорияләрдә яшәүче 60 мең кешегә хезмәт күрсәтә. Бина узган ел «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән.
Биредә заманча җиһазлар, уен зоналары, иркен холллар һәм ана һәм бала бүлмәсе бар. Дүрт катлы бинада өлкәннәр һәм балалар поликлиникалары, хатын-кызлар консультациясе урнашкан, якын арада травмпункт һәм ашыгыч ярдәм хезмәте подстанциясе эшли башлаячак.
Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү эше "Сәламәтлек саклау" милли проекты кысаларында 2024 елга кадәр барды. Президент программаны 2030 елга кадәр озайту турында карар кабул итте: ул "Озын һәм актив тормыш" милли проекты кысаларында дәвам итәчәк.