Республика клиник хастаханәсенең медицина эшләре буенча баш табиб урынбасары Максим Кузнецов һәм реанимация бүлеге мөдире Александр Ванюшин ашыгыч ярдәм станцияләре хезмәткәрләре өчен беренче ярдәм күрсәтү буенча практик күнекмәләр уздырды.
💉 Күнекмәләр барышында табиблар критик хәлләрдә ашыгыч ярдәм күрсәтү алгоритмнарын эшләде, катлаулы клиник очракларны тикшерде һәм мөмкин булган хаталарны анализлады.
🩺 «Ашыгыч ярдәм табиблары һәм фельдшерларының җайга салынган эше – гомерләрне саклап калу нигезе. Белгечләрнең гамәли күнекмәләре никадәр күбрәк булса, пациентның уңышлы тернәкләнү мөмкинлеге шулкадәр югары», – дип билгеләп үтте Максим Кузнецов.
📢 Мондый күнекмәләр даими рәвештә үткәрелә, шуңа күрә ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре үз осталыкларын камилләштерә һәм теләсә нинди гадәттән тыш хәлләргә әзер була ала.