Казан дәүләт медицина университетының социаль эш факультеты укучылары Карина Минзелинцева һәм Сөмбел Хуҗина Татарстаннан беренче 35 студент арасында Анапа районында Кара диңгез ярында экологик һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнаштылар.
Кызлар Добро. РФ сайтында гариза биргәннәр һәм шунда ук раслау алганнар. Казан медуниверситеты да студент кызларга ярдәм итте – вуз үз волонтерларына юл чыгымнары өчен түләде.
Карина һәм Сөмбел урында өч тулы көн үткәрделәр, яр буе линиясен чистартуда булыштылар.