Узган шимбәдә бөтен республика «Россия чаңгы юллары»нда катнашты. Быел массакүләм йөгерү Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган. Ул шулай ук «Озын һәм актив тормыш» милли проектына ярдәм йөзеннән оештырылган.
Алабугада ярышларда катнашучыларны Алабуга муниципаль районының социаль үсеш буенча башкарма комитеты җитәкчесе Елена Мерзон, АМР ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов сәламләде. Алар барлык катнашучыларга да яхшы старт һәм чаңгы юлында уңышлар теләделәр.
Бүген чаңгы юлына үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре дә басты, алар позитив кәеф белән сәламәтлекләрен ныгыттылар.