Казанда балалар яшендәге стоматологиянең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

КДМУ базасында «Балалар яшендәге стоматологиянең актуаль мәсьәләләре» VII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.

Анда бөтен республика белгечләре белән беррәттән Казан Сәламәтлек саклау идарәсенең баш стоматологы, Республика стоматология поликлиникасының баш табибы Ләйсән Моратова һәм РСПның балалар бүлеге мөдире Наилә Хөснуллина катнашты.

Белгечләр балалар һәм яшүсмерләрдә төп стоматологик авыруларны профилактикалау һәм дәвалауга заманча алымнар, шулай ук заманча шартларда балалар халкына стоматологик ярдәм оештыру эшчәнлегенең яңа принциплары турында фикер алыштылар.

Балалар һәм яшүсмерләрнең стоматологик сәламәтлеген формалаштыруда ашау гадәтләренең роленә, мәктәп стоматологиясенә һәм балалар стоматология практикасындагы катлаулы очракларга аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International