Рамил Сәфәров Балтач үзәк район хастаханәсенең баш табибы итеп билгеләнде

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

55 яшьлек Рамил Рәфхәт улы Сәфәров Балтач үзәк район хастаханәсе җитәкчесе итеп билгеләнде. Моңа кадәр, 2019 елның апреленнән 2025 елның гыйнвар ахырына кадәр, Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибы булган.

Рамил Сәфәров 1985-1989 елларда Оренбург өлкәсенең Бузулук медучилищесында укый. Аны фельдшер-акушер белгечлеге буенча кызыл диплом белән тәмамлый. Аннары Оренбург медицина академиясенә дәвалау факультетына укырга керә. Укуын тәмамлагач, Рамил Рәфхәт улы Казан дәүләт медицина университетында травматология һәм ортопедия буенча максатчан интернатура узган.

Үзенең хезмәт эшчәнлеген ул студент елларында ук башлаган - ашыгыч ярдәмдә фельдшер булып эшләгән. Интернатурадан соң РКХдә ортопед-травматолог булып эшли.

Бүген аның эш стажы - 35 ел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International