Бүген Республика балалар клиник хастаханәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитетының күчмә утырышы узды, анда «Яшүсмерләргә медицина ярдәме күрсәтүне оештыру турында» һәм «Татарстан Республикасында балаларга стоматологик ярдәм күрсәтү турында» мәсьәләләр каралды.
Яшүсмерләргә медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алышу барышында ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, Республика балалар клиник хастаханәсе һәм республиканың башка медицина учреждениеләре вәкилләре докладлары яңгырады. Махсус ярдәм алу мөмкинлеге, авыруларны профилактикалау, яшүсмерләргә психологик ярдәм күрсәтү, шулай ук пациентларның балалар сәламәтлек саклау системасыннан өлкәннәр системасына күчү проблемалары турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасында балаларга стоматологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре дә кызу бәхәс предметына әверелде.
Катнашучылар һәм кунаклар өчен шулай ук дәвалау учреждениесе буйлап экскурсия үткәрелде: алар кабул итү-диагностика бүлеге, реанимация-консультация үзәге, яңа туган сабыйларны реанимацияләү бүлеге, яңа туган сабыйлар патологиясе бүлеге, медицина тернәкләндерү бүлеге эшенең үзенчәлекләре белән таныштылар.