Казанда «Фәнни алга китеш» премиясе лауреатларын котладылар

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе

Татарстанда беренче тапкыр фән өлкәсендә «Научный прорыв. Фәнни алга китеш» премиясе лауреатларын бүләкләделәр. Кичә  Казанда Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында тантаналы җыелыш узды. Аны 8 февральдә билгеләп үтелгән Россия фәне көненә багышладылар.

Барлыгы 10 номинация игълан ителде:

«Иң яхшы галим», «Фәндә цифрлаштыру»,

"Перспектива", "Галим-мәгърифәтче",

«Сәләт»,«Иң яхшы яшьләр стартапы»,

«Иң яхшы фәнни остаз», «Балаларга фән»,

"Фәнни журналист" һәм «Фәнгә тугрылык өчен».

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече-терапевты, медицина фәннәре докторы, КДМУның госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире Диана Абдулганиева «Иң яхшы фәнни остаз» номинациясендә җиңүче булды.

Елның иң яхшы галиме исеменә ике номинант дәгъва итте: Казан дәүләт медицина университетының гомуми патология кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы Сергей Бойчук һәм авыр чыгарыла торган углеводородлар ятмаларын эшкәртү һәм эксплуатацияләү кафедрасы мөдире, геология һәм нефть-газ технологияләре институтының химия фәннәре кандидаты Михаил Варфоломеев.

Бүләк Варфоломеевка бирелде. Җиңүчегә дипломны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Казан дәүләт медицина университеты очлыкларны ампутацияләгәннән соң хәрәкәт функцияләрен торгызырга мөмкинлек бирә торган проектны тәкъдим итте.

Махсус призны Казандагы Төбәкара клиник-диагностика үзәге (МКДЦ) хирургы Вадим Горбунов алды, ул хәзер Луганскта. Дипломны әнисенә тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International