Яр Чаллы шәһәренең Сугыш ветераннары өчен госпиталенең баш табибы "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсының зона турында җиңүче булды

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе

Яр Чаллыда «КАМАЗ» Мәдәният сараенда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» Республика конкурсының зона туры узды. Конкурста Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән һәм Тукай районыннан 25 конкурсант катнашты, конкурс 10 номинация буенча узды.

Сугыш ветераннары өчен госпитальнең баш табибы Резеда Мавзютова «Хатын-кыз лидер» номинациясендә җиңүче дип танылды. Башта Резеда Ришатовна үзенең презентациясендә тамашачыларга һәм жюри әгъзаларына госпитальнең баш табибы булу аның өчен нәрсәне аңлата икәнен сөйләде. Аннары госпиталь коллективы ярдәме белән иҗат номеры тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International