Татарстанның офтальмология хезмәте 2024 елга йомгак ясады

2025 елның 14 феврале, җомга

Кичә Казан дәүләт медицина академиясендә «ТР ССМ Республика клиник офтальмология хастаханәсенең 2024 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2025 елга бурычлары турында» хастаханә советының киңәйтелгән утырышы узды.

Көн тәртибендә «ТР ССМ профессор Е.В. Адамюк исемендәге Республика клиник офтальмология хастаханәсе» эш нәтиҗәлелегенә кагылышлы төп мәсьәләләр, шулай ук алдагы чорга үсешнең стратегик юнәлешләре торды.

Утырышта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Роспотребнадзор, иминият компанияләре, Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы вәкилләре, 3 медицина югары уку йортының фәнни хезмәткәрләре, республиканың медицина учреждениеләреннән табиб-офтальмологлар, хастаханә җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре катнашты.

«ТР ССМ профессор Е.В. Адамюк исемендәге Республика клиник офтальмология хастаханәсе» ДАССУ баш табибы,Д.К. Хөсәенова киңәйтелгән доклад белән чыгыш ясады.

Хастаханә советы хезмәткәрләргә  намуслы хезмәтләре, сәламәтлек саклау системасын үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән өлешләре өчен ТР Рәисенең Рәхмәт хатын һәмТР сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хатын тапшыру тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International