14 февраль – Донор көне

2025 елның 14 феврале, җомга

Бүген, 14 февральдә, бөтен дөньяда донорлар көне билгеләп үтелә. Донор – ул 450 миллилитр кан гына түгел. Кайвакыт бу сөяк мие дә, хәтта яшәү өчен мөһим органнар да. Әмма иң мөһиме, донор – барлык авыручы кешеләрнең яңадан сәламәт, тулы көчкә ия булу һәм тулы тормыш белән яшәү өмете.
Авыручыларга Алабугада яшәүче Равил Шибаев та өмет баглый. Ул «Прикамнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең сәнәгать куркынычсызлыгы, хезмәтне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча әйдәп баручы белгече булып эшли.
Равил Фәйзи улы кан доноры булып 2001 елдан, коллегасына ярдәм кирәк булганнан бирле санала. Шуннан бирле инде чирек гасыр дәвамында нефтьче башка кешеләрнең гомерен саклап калу өчен даими рәвештә кан тапшыра.
Алабугада донорлар үзәге ябылганнан соң, Равил Фәйзи улы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәгенә учетка басты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International