Кичә ТР ССМ Республика кан үзәгендә «ТР ССМ Республика кан үзәгенең 2024 елгы эшчәнлегенә йомгаклар һәм 2025 елга бурычлар» медицина советы узды. Көн тәртибендә узган 2024 елда РКҮ эшенең нәтиҗәлелегенә, шулай ук киләсе 2025 елга үсешнең стратегик юнәлешләренә кагылышлы мәсьәләләр торды.
Хисап чорында «ТР ССМ Республика кан үзәге» ДАССУ Татарстан Республикасы медицина оешмаларын донор канының куркынычсыз һәм югары сыйфатлы компонентлары белән әзерләү, эшкәртү, саклау, тәэмин итү буенча үзенең төп функцияләрен һәм бурычларын тулысынча үтәде.