Алабуга үзәк район хастаханәсе шәфкать туташы “Алабуга-skills” республика конкурсында җиңде

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

Алабуга үзәк район хастаханәсе шәфкать туташы Регина Минһаҗева район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән лаеклы бүләк алды. Ул эшче һөнәрләр арасында «Алабуга-skills»» тармак республика конкурсы призеры.

Ярышлар йомгаклары буенча «Шәфкать туташы эше» номинациясендә 21 яшьлек Регина Рәмис кызы 3нче урынны алды.

Ярышлар 23 компетенция буенча Алабуга районының дүрт мәйданчыгында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International