Киңәшмәдә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Вера Семенова, Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәиров, «Әлмәт РКХ» ДАССуның баш табибы - куратор Гөлсинә Шәмсеева, Баулы үзәк район хастаханәсе баш табибы Азат Гайсин, Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Илмира Хөснуллина, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, сәламәтлек саклау ветераннары катнашты.
Үзенең докладында баш табиб А.С. Гайсин «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» өстенлекле милли проектларын гамәлгә ашыру өлешендә Россия Федерациясе Президентының «2030 елга кадәр чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары турында»гы Указын үтәүгә юнәлдерелгән районда сәламәтлек саклау системасы эшчәнлеге юнәлешләрен билгеләде.