Киңәшмәдә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Филатов, М.Н.Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы Артур Делян, Республика клиник наркология диспансерының баш табибы Ренат Уткельбаев, Яшел Үзән районы башлыгы урынбасары Николай Бызин катнашты.
Төп доклад белән Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Мөхәммәтдинов чыгыш ясады. Ул медицина учреждениесе эшен анализлады һәм киләсе елга бурычларны билгеләде.
2024 елда табибларны эшкә кабул итү исәбенә саны 30 хезмәткәргә арткан, шул исәптән «Земство табибы» ("Земский врач") программалары буенча 7 табиб һәм "ТР хөкүмәте гранты" - 13 табиб.