Спас муниципаль районы Болгар шәһәре хакимиятенең актлар залында «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе» ДАССУ филиалының – Спас район үзәк хастаханәсенең медицина советы булды, анда сәламәтлек саклау учреждениесенең 2024 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2025 елга бурычлар билгеләнде.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Рәзин улы Фатыйхов, Спас муниципаль районы башлыгы Фәргать Вәгыйз улы Мөхәммәтов, Республика клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Илья Александрович Гаврилов, Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре, Татарстан Республикасының Мактаулы сәламәтлек саклау ветераны Фиркать Гариф улы Галимов, Спас муниципаль районы советы, Башкарма комитеты вәкилләре, Спас районы оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләр, җәмәгать эшлеклеләре, Спас районының сәламәтлек саклау ветераннары, район үзәк хастаханәсе коллективы, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре.
Дәвалау учреждениесе эшчәнлеге турында төп хисап доклады белән Спас үзәк район хастаханәсе баш табибы Әхмәтҗанов Роман Марс улы чыгыш ясады.
Чара медицина хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары, Спас муниципаль районы башлыгының грамоталары, Республика клиник хастаханәсе һәм Спас район үзәк хастаханәсенең Мактау грамоталары тапшыру тантанасы белән тәмамланды.