20 апрельдә Россиядә бөтенләй таныш булмаган кешеләргә өмет һәм икенче тормыш бүләк итүчеләрне берләштерүче Милли донор көнен билгеләп үтәләр. Бу бушлай кан тапшыручы иреклеләргә, шулай ук кан тапшыру пунктларының камил эшләвен күзәтеп торучы, яңа методикалар уйлап табучы һәм алынган һәр препаратны кадерләп саклаучы медицина хезмәткәрләренә ихлас рәхмәт көне.
Бүген Мамадыш районында 375 актив донор – безнең заманның чын геройлары яши. Сүз уңаеннан, Мамадыш район үзәк хастаханәсендә 30 актив донордан торган тулы бер команда эшли – чын игелек резервы эш урынында!
