Йөрәккә йокы, хәрәкәт активлыгы һәм даруларны вакытында кабул итү кирәк

2026 елның 20 апреле, дүшәмбе

Сәламәтлек мәктәбе дәресендә хроник йөрәк җитешсезлеге булган пациентларга мондый киңәшләрне хроник йөрәк җитешсезлеге кабинеты мөдире, Яр Чаллының 5 нче шәһәр хастаханәсе табиб-кардиологы Альбина Башарова бирде.

Табиб консультациясеннән башларга кирәк.

Сагайтырга һәм кардиологка мөрәҗәгать итәргә этәрергә тиешле беренче симптомнар – башта физик йөкләнеш вакытында гына барлыкка килә торган сулыш алу авырлыгы, арыганлык, аннары шешенү өстәлә. Хроник йөрәк җитешсезлеге еш кына акрынлап, пациентка сизелмичә, берничә ел дәвамында үсә. Гипертониянең авыр нәтиҗәсе булырга мөмкин, инфаркт кичергәннән соң тиз катлауланырга мөмкин.

Дәвалауны вакытында башлау мөһим. "Йөрәк җитешсезлеген хәзерге заман алымнарын һәм препаратларын кулланып та тулысынча дәвалап булмый. Без һәр пациентка гомерен озынайта торган, аның сыйфатын күтәрә торган терапияне индивидуаль сайлыйбыз.

Сәламәтлек мәктәпләре үткәрәбез, аларда туклану, сыеклык куллану буенча киңәшләр бирәбез, физик формада тоту өчен комплекслы күнегүләр эшлибез һәм күрсәтәбез», – дип уртаклашты Альбина Шәрипҗановна.

Шулай ук табиб-кардиолог ассызыклаганча, көн режимын үтәргә кирәк. Йокы да мөһим – өстәвенә, көндез 1 сәгать йокларга онытмагыз, хәрәкәт активлыгы да мөһим. ДФК инструктор-методисты Эльмира Биказакова пациентларга дәвалау гимнастикасы комплексын күрсәтте. Ул хроник йөрәк җитешсезлеге белән амбулатор пациентлар өчен каралган, махсус әзерлек таләп итми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International