5 ноябрьдә 20 кеше составында Нидерландия корольлеге делегациясе Сәламәтлек саклау, социаль тәэминат һәм спорт министры Эдит Схипперс җитәкчелегендә Татарстан Республикасы башкаласына килде. Көннең беренче яртысында түгәрәк өстәл вакытында Татарстан Республикасының сату-икътисадый, сәнәгый һәм капитал салу потенциалын тикшерделәр. Төшке аштан соң Нидерландия корольлегенең рәсми делегациясе республиканың сәламәтлек саклау стратегия объектларының берсенә – 7нче номерлы клиник хастаханәсенә барды.
Нидерландиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Рон ван Дартель, Нидерландиянең Сәламәтлек саклау, социаль тәэминат һәм спорт министры Эдит Схипперс һәм башка делегатлар кабул итү-диагностик бүлеген, операцияләр блогын, неврология , иртә нейрореабилитацияләү бүлеген, вертолет мәйданчыгын, анестезиология һәм реанимацияләү бүлеген, хастаханәнең сервис үзәген карап чыктылар. Сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин кунакларга республика сәламәтлек саклау үсешенең стратегиясе турында, Казанның 7нче номерлы шәһәр хастаханәсе нигезендә Ашыгыч медицина үзәген оештыру идеясе һәм аның этаплары турында сөйләде. Экскурсия ахырында кунакларга хастаханәнең территориясендә урнашкан Малое Чайковое (Кечкенә Акчарлаклар) күлен күрсәттеләр.