Чаллының медицина хезмәткәрләре арасында йөзү буенча ярышлар

2013 елның 6 ноябре, чәршәмбе

Чаллыда сәламәтлек саклау оешмаларының хезмәткәрләре арасында «Сәламәтлек 2013–2014» дигән спартакиада чикләрендә йөзү буенча ярышлар узды.

Спорт ярышлары Спартакиада чикләрендә шәһәрдә 1998 елдан башлап уздырыла. Йөзү буенча ярыш чагыштырмача күптән түгел генә, 3 ел элек, Спартакиада программасына керде.

Йөзү ярышында шәһәрнең 32 дәвалау-профилактик оешмасыннан 40 яшьтән башлап һәм аннан олырак яшьтәге 65 медицина хезмәткәре катнашты.

Ир кешеләр 50 метр, хатын-кызлар 25 метр дистанцияне йөзеп үттеләр.

Һәр яшь категориясендә беренче урыннар алдылар:

-          Лях Иван Андрей улы, Яр Чаллының ТВД;

-          Ильясов Дмитрий Наил улы, «2нче номерлы стоматология поликлиника» ДАССО;

-          Артемьева Светлана Анатолий кызы, «Сугыш ветераннары госпитале» ДАССО;

-          Склярова Татьяна Алексей кызы, «2нче номерлы шәһәр хастаханәсе» ДАССО.

Иң яхшы йөзүчеләр Сәламәтлек саклау идарәсенең грамоталары һәм медальләре белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International