Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һөнәр берлегенең беренчел оешмасының Республика балалар клиник хастаханәсендә хисап-сайлау конференциясе

2025 елның 26 феврале, чәршәмбе

Бүген ТР ССМ БРКХ ДАССУ профком рәисе Галиева Люция Габделхаевнаның хисап-сайлау конференциясе узды.

Конференция эшендә Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Зиатдинов Айрат Илгизәр улы, профком рәисе Галиева Люция Габделхәй кызы, РФ ТРОПРЗ рәисе Хөснетдинова Гөлнар Равил кызы, ветераннар советы рәисе Галиева Дамира Садыйковна, шулай ук баш табиб урынбасарлары, бүлек мөдирләре, өлкән шәфкать туташлары һәм профгруппорглар катнашты.

Профком рәисе вазыйфасын берничә ел дәвамында башкарган Люция Габделхәй кызы оешманың эшчәнлеге турында тулы хисап бирде. Үз чыгышында ул эшнең төп юнәлешләренә җентекләп тукталды: хезмәткәрләрнең социаль-икътисадый хокукларын яклау, хезмәт шартларын яхшырту, мәдәни-массакүләм һәм спорт чараларын оештыру, шифаханә-курортларда дәвалануны оештыру, һөнәр берлегенең мохтаҗ әгъзаларына матди ярдәм күрсәтү. Хастаханә хезмәткәрләре очраткан проблемаларны хәл итүнең конкрет мисаллары китерелде, шулай ук профсоюз эшчәнлеген алга таба үстерү перспективалары билгеләнде.

Хисап буенча фикер алышу тәмамланганнан соң профком рәисе кандидатурасы буенча тавыш бирү процедурасы узды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Люция Габделхәевна бертавыштан яңа срокка сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International