Неврология буенча I Идел буе студентлар олимпиадасы КДМУда узачак

2013 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Неврология буенча I Идел буе студентлар олимпиадасы КДМУда узачак

28-29 ноябрьдә Казан медицина университетның бинасында уникаль чара: Л.О. Даркшевичның туган көненең  155-еллыгына багышланган, халыкара катнашуы белән неврология буенча I Идел буе студентлар олимпиадасы узачак.

Регионның ММЧда киң игълан ителгән бу чара неврологиянең бөтен киләчәк галимнәрен җыеп алачак. Бу хәл Татарстанның башкаласын бик шатландыра. Белдерелгән программа,  ә иң мөһим – йокләмәләр дәрәҗәсе бөтен яктан кызыксыну тудыра. Катнашучылар Пермь, Уфа, Ижевск, Киров, Чабаксар, Казан, Саратов, Ульяновск һәм Киев шәһәрләреннәр җыелачак. Программаның мәдәни өлеше дә катнашучыларны бик кызыксындыра. Шәһәр буенча, университетның Анатомик театры, Казанның дәвалау оешмалары буенча экскурсияләр һәм башка  чаралар катнашучыларны ваемсыз калдырмас.

Ахырында «Luxor» клубында тыныч интеллектуаль кичә узачак.

Неврология буенча I Идел буе студентлар олимпиадасы  Казанда узды дип, горурлык белән әйтер өчен бу масштаблы чараны сабырсызланып кетәбез!

2013 елның 28 ноябре, Казан дәүләт медицина университеты (Бутлерова ур., 49).

Белешмәләр өчен мәгълүмат – Юлия Трошина, тел. 89510639442, Давлетшина Азалия, тел. 89196217345

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International