"Бүген без шәһәребезнең медицина династияләрен хөрмәтлибез. Табиб – барыннан да элек, бу зур җаваплылык, кеше яратуның акыл җитмәслек дәрәҗәсе һәм тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, шәхси эшләренә яки мәнфәгатьләренә карамастан, ярдәмгә мохтаҗларга килергә әзер булу. Көн саен шулай. Сезнең кулда кешенең булырга мөмкин булган иң кыйммәтлесе – тормышы һәм сәламәтлеге», – дип мөрәҗәгать итте Казан мэры Илсур Метшин чакырылучыларга.
Мэр шулай ук шәһәр өчен мөһим вакыйгалар – яңа медицина учреждениеләре ачылу турында искә төшерде. Әйтик, 2024 елда М.Н. Садыйков исем. 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең перинаталь үзәге һәм Салават Күперендә амбулатор-поликлиника үзәге килүчеләр өчен үз ишекләрен ачты, Чебакса һәм Борисоглебское бистәләрендә табиб амбулаторияләре файдалануга тапшырылган.
"Сезнең династияләр бөек миссиягә – кешеләрне дәвалауга, аларның сәламәтлеген саклауга хезмәт итәләр. Сезгә һәм сезнең йөзегездә барлык медицина хезмәткәрләренә рәхмәт", - дип йомгаклады сүзен Илсур Метшин.
Әмиров – Ахунҗановлар, Михайлов – Абдуллин – Ваһаповлар, Әхмәтҗановлар, Миролюбовлар, Булатов – Әюповлар, Хәбиров – Абашевлар, Корбангалиев–Мөхетдиновлар, Әкрамов – Гыймадиевлар, Бакиев – Добронецкийлар, Жаворонков – Богдановлар династияләренә Казан мэрының рәхмәт хатлары тапшырылды.
Иң озак стаж Жаворонков – Богдановлар династиясендә булып чыга, аның вәкилләре үз гомерләрен фәнгә һәм сәламәтлек саклауга 800 елдан артык багышлыйлар. Нәселләрендә 25тән артык белгеч бар, алар арасында: табиб-педиатр, терапевт, психиатр, акушер-гинеколог, инфекционист, хирург, анестезиолог-реаниматолог, невролог, лаборатор диагностика белгече, медицина фәннәре кандидаты һәм башкалар.
Тулырак Казан Мэриясе сайтында: сайте Мэрии