Программаның төп темасы мәни бизе яман шешен профилактикалау мәсьәләләренә багышланган. Бу авыруның явыз нияте нәрсәдә һәм ни өчен 40 яшь тулганнан соң ПСА анализларын бирергә шул кадәр мөһим? Томатлар – ирләр сәламәтлегенең иң яхшы дуслары. Ирләр өчен томатларның файдасы нәрсәдә? Онкологик авыруларның хәзерге заман диагностик һәм дәвалау алымнары. Бу һәм башка мәсьәләләр турында республика клиника онкология диспансерының белгечләре һәм пациентлары сөйлиячәк.
Татарстанда өлкән халыкны диспансерлаштыруның масштаблы программасы дәвам итә! «Сәламәтлек» программасы искә төшерә: «Диспансеризацияне вакытында узарга онытмагыз!»
Бу һәм башка мәсьәләләр турында «Сәламәтлек» программасында шимбә көнне 9 ноябрьдә 10 сәг.40 мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында карагыз!