«Түбән Кама медицина көллияте» ДАҺБУ СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы кысаларында социаль әһәмиятле проектлар конкурсында җиңүче булды!
Бүген тантаналы шартларда «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ генераль директоры Марат Инил улы Фәләхов Түбән Кама медицина көллияте директоры Равил Рәшид улы Гариповка җиңүче дипломын тапшырды.
2024 елда СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы буенча 471 гариза бирелгән, шуларның 158е Россиянең 16 шәһәреннән җиңгән. Җиңүчеләр арасында Түбән Кама медицина көллиятенең «Сәламәтлек бүләк итәргә өйрәнәбез» проекты да бар!