6 ноябрьдә Яңа Чишмә районында, Акъяр – Чирмешән юлында, Казан – Бузулук маршруты буенча балалар белән бара торган экскурсия автобусы ауды. Автобуста 35 кеше, 3 өлкән кеше һәм 32 бала булган.
Яңа Чишмә районына консультация уздыру өчен һәм зарар күргән балаларны киләчәктә РКХнең травма үзәгенә ташу өчен балалар травматологы Р.Ф.Хәсәнов санитар авиациясе белән китте.
Калган пассажирлар бүленде, кунакханәгә һәм РҮХнә урнаштырылды.
07.11.2013 торышына РКХнең травма үзәгендә ике бала урнашкан. Хәлләре уртача дәрәҗә авырлыгында. Бер балага операцияле дәвалау уздырырга планлаштырыла, икенчесе консерватив дәвалануны уза.
Калган пассажирлар автобус белән җибәрелде.