Медицина хезмәткәрләре истәлегенә: Апаста мемориаль такталар ачылды

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

«Апас үзәк район хастаханәсе» ДАССУ территориясендә ТР атказанган табиблары Гайнуллин Үзбәк Шәфигулла улына һәм Зәйнетдинов Әгъзам Шәйхетдин улына багышланган мемориаль такта ачылды.

Ачылышта М. Н.Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе баш табибының оештыру-методик эш буенча урынбасары В.Г. Шерпутовский, Апас муниципаль районы башлыгы урынбасары Л.Т. Хантимиров, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галләмова Г. Н., «Апас үзәк район хастаханәсе» ДАССУның баш табибы Керимова А. Р., ветераннар, урынбасарлар һәм хастаханә хезмәткәрләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International