1 мартта Әлмәт районара күппрофильле хастаханәсе базасында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы оештырган, штаттан тыш баш белгечләре: баш невролог Тимур Хәйбуллин һәм баш ангионевролог Марат Сәйхунов катнашында невролог-табиблар өчен укыту семинары узды.
Әлеге белем бирү семинары неврологлар өчен күчмә мәктәпләр сериясенең дәвамы булды. Очрашуның максаты - районнарда белгечләрнең белем дәрәҗәсен камилләштерү, клиник киңәшләрне табибларның реаль клиник практикасына мөмкин кадәр якынайту.
Чарада Әлмәт районара күп профильле хастаханәсе һәм аның курация зонасы медицина учреждениеләре: Әлмәт үзәк район хастаханәсе, Әлмәтнең 3 нче поликлиникасы, Азнакай үзәк район хастаханәсе, Баулы үзәк район хастаханәсе, Бөгелмә үзәк район хастаханәсе, Мөслим үзәк район хастаханәсе, Сарман үзәк район хастаханәсе, Урыссу үзәк район хастаханәсе – табиблары катнашты.