Россия Федерациясендә ел саен «Профессионаллар» һөнәри осталык милли чемпионатлары уза. Россиядә чемпионат хәрәкәтенең максаты булып эшче һөнәрләренең, белгечлекләренең абруен күтәрү һәм һөнәри белем бирүне үстерү тора. Чемпионатта катнашу үз һөнәри күнекмәләреңне үстерергә, хезмәт базарында иң яхшы һәм кирәкле булырга мөмкинлек бирә.
2025 елның 27 гыйнварыннан 7 мартына кадәр Татарстан Республикасында һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабы һәм 6 медицина компетенциясен дә кертеп, 300дән артык компетенция буенча югары технологияләр чемпионаты уза.
Медицина компетенцияләре буенча ярышлар 2025 елның 10 февраленнән 27 февраленә кадәр махсуслаштырылган компетенцияләр үзәкләрендә узды.
Чемпионатның төбәк этабында җиңүчеләр 2025 елның апрелендә узачак «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабында катнашу өчен Татарстан Республикасы җыелма командасы составына керде.