Республика терапевтлары тәннең артык авырлыгы темасы буенча фикер алыштылар

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

Кичә Казанда Татарстан Республикасы терапевтларының «Инновацияләр терапевт кулында» Фәнни җәмгыятенең 6 нчы утырышы булды. Бу юлы очрашуны тәннең артык  авырлыгына һәм симерүгә һәм алар белән ассоциацияләнгән эчке органнар авыруларына багышладылар.

Җәмгыять утырышында 200дән артык табиб-тыңлаучы катнашты. Казан һәм Мәскәү шәһәренең әйдәп баручы белгечләре хәбәрләр һәм дискуссияләр белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International