Казанда Республика клиник наркология диспансерының 2024 елдагы эшенә йомгак ясалды. Утырыш ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин рәислегендә узды. Медицина советы кунаклары булып ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР Министрлар Кабинетының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре идарәсе башлыгы Раушан Зарипов, ТР буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Сәмигуллин, РКДН һәм ЗП комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының профильле бүлекләре җитәкчеләре, шулай ук диспансерның хезмәткәрләре катнашты.
Татарстанда алкоголь һәм башка психоактив матдәләрне чиктән тыш күп куллануны профилактикалау системасы ничек үсеш алуы һәм махсуслаштырылган ярдәмнең сыйфатын яхшырту өчен нәрсә теләве турында «РКНД» ДАССУның баш табибы Ренат Үткелбаев сөйләде.