Яр Чаллы шәһәренең Сугыш ветераннары өчен госпитальнең баш табибы «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүче булды

2025 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

Казанда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы». Республика бәйгесенә, гадәттәгечә, менә 30 елдан артык вакыт дәвамында, 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан йомгак ясала. Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән конкурс лауреатларын һәм җиңүчеләрен, республиканың иң яхшы хатын-кызларын якынлашып килүче яз бәйрәме белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Конкурс кысаларында республика парламентының хатын-кыз депутатлар берләшмәсеннән «Мәрхәмәт - Милосердие» махсус номинациясе тәкъдим ителде.

– Ел саен без актив гражданлык позициясе булган хатын-кызларны бүләклибез, – дип сөйләде Дәүләт Советы сәркатибе Лилия Маврина, - быел номинациядә Яр Чаллы шәһәр Советы депутаты, «Сугыш ветераннары өчен госпиталь» ДАССУның баш табибы Резеда Мәүҗүтова җиңүче булды.

Тантана кысаларында Фәрит Мөхәммәтшин Резеда Мәүҗүтовага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International