6 март - Бөтендөнья глаукомага каршы көрәш көне

2025 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

Офтальмологлар глаукоманы иң актуаль проблемаларның берсе дип таный, чөнки бу авыру бөтен дөнья буйлап миллионлаган кешенең кире кайтарылмас сукыраю һәм инвалидлык сәбәпләренең берсе булып тора. Бу авырудан беркем дә иминиятләштерелмәгән: глаукома хәтта сабыйларда да очрый, гәрчә күпчелек очракта ул өлкән яшьтәге кешеләрдә була.

Соңгы 10 елда авыру якынча 20% ка арткан. Мондый динамика халыкның гомуми картаюы, гомер озынлыгының артуы һәм глаукома белән авыручы пациентларны диагностикалау һәм исәпкә алуның яхшыруы белән бәйле.

Татарстан Республикасында 2024 елда өлкәннәр арасында 36 096 глаукома очрагы теркәлгән, диспансер исәбендә 32 730 кеше тора, беренче тапкыр 2367 кеше ачыкланган һәм исәпкә алынган. Казанда 2024 елда өлкәннәр арасында 12 517 глаукома очрагы теркәлгән, 8 741 кеше исәптә тора, ә беренче тапкыр ачыкланган һәм исәпкә алынган 477 кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International