4 мартта «Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге» дәүләт автоном учреждениесенең 2024 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2025 елга бурычлары турында» йомгаклау медицина советы булды.
Утырышта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары И.Р. Фатыйхов, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының эшләр идарәчесе А.М. Афанасьев, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе А.Ф. Салаватова һәм учреждение хезмәткәрләре катнашты.
Директор Куликовская Татьяна Львовна киңәйтелгән доклад белән чыгыш ясады, ул үзәк эшчәнлегенең 2024 елдагы төп күрсәткечләре һәм агымдагы 2025 елга бурычлары турында җентекләп сөйләде. Илдар Рәзин улы Фатыйхов Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәгенең ТР сәламәтлек саклау системасында мөһимлеген һәм әһәмиятен билгеләп үтте.
Медицина советы үзәк хезмәткәрләрен бүләкләү белән тәмамланды.