Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан министр Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә чакырылган һәм хәзер СВО зонасында булган медицина хезмәткәрләренең хатыннары һәм аналары белән очрашты.
Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин билгеләп үткәнчә: «Әлбәттә, безнең коллегаларыбыз чын батырлык эшлиләр – авыр шартларга карамастан, көн саен дәваларга һәм гомерләрне саклап калырга тырышалар. СВО зонасына һәр сәфәр вакытында үз бурычын намус белән үтәүче медиклар белән шәхсән үзем очрашам. Һәм, әлбәттә, без һәрвакыт аларның гаилә әгъзалары белән элемтәдә. Өйдә көтүчеләрдән бик күп нәрсә тора – медицина хезмәткәрләренең кәефе, аларның тынычлыгы, алга таба да безнең сугышчыларны коткарырга әзерлеге. Сезнең алда баш иябез!»