Кешеләр язмышы турында кайгырткан: Евгений Еремов вафат булган

2025 елның 11 марты, сишәмбе

2025 елның 9 мартында каты авырганнан соң Евремов Евгений Александрович 83 яшендә вафат булды, ул 1982 елдан 2005 елга кадәр Казан шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме станциясен җитәкләгән иде.

Озак вакыт эшләү дәверендә ул үзен оешманың эше өчен дә, шәхси язмышлары өчен дә җаваплы җитәкче итеп күрсәтте.

Ул җитештерү һәм иҗтимагый мәсьәләләрне оста һәм оператив хәл итте, бу икътисади кризисның авыр моментларында аеруча ачык чагылды, ул вакытта ашыгыч ярдәм бензин, запас частьләр, медикаментлар булмау аркасында «туктап кала» ала иде.

Оештыру сәләте аркасында Евгений Александрович хезмәтнең өзлексез эшләвен тәэмин итә алды.

Эшенә керткән өлеше, һөнәренә тугрылыгы өчен ул «Чуваш АССРның атказанган табибы», «Татарстан Республикасының атказанган табибы» дигән мактаулы исемнәргә лаек була, күп тапкырлар Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре җитәкчелегенең мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. ТССР халык депутаты итеп сайлана.

Станция коллективы Евгений Александровичны белгән, яраткан һәм хөрмәт иткән һәркемнең кайгысын уртаклаша.

Аны соңгы юлга озатканда, барлык туганнарына, якыннарына, дусларына һәм хезмәттәшләренә ихлас теләктәшлек сүзләрен белдерәбез.

Якты истәлек аңа!

Хушлашу 2025 елның 12 мартында 9.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Лечебная урамы, 7 йорт адресы буенча урнашкан 12 нче шәһәр клиник хастаханәсенең тантаналар залында була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International