Әлмәт районара күппрофильле хастаханәсендә юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча фельдшерлар өчен мастер-класс узды

2025 елның 11 марты, сишәмбе

Әлмәт районара күппрофильле хастаханә базасында юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү буенча ашыгыч медицина ярдәме фельдшерлары өчен мастер-класс узды.

Әлмәт, Урыссу, Мөслим, Баулы, Сарман, Азнакай һәм Бөгелмә районнары фельдшеры юл-транспорт һәлакәте урынында заманча симуляцион җиһазлар кулланып, беренчел дәвалау чараларының гамәли күнекмәләрен эшләде.

Хезмәттәшләрен укытуны Казан шәһ. АМЯС оператив эш буенча баш табиб урынбасары - Кузнецов Максим Владимирович һәм 7нче номерлы ШКХ анестезиология һәм реанимация буенча баш табиб урынбасары, ТР ССМ анестезиология-реаниматология буенча баш штаттан тыш белгече Ванюшин Александр Анатольевич үткәрделәр.

Юл-транспорт һәлакәте урынында фельдшер очраша торган актуаль аспектларга һәм проблемаларга аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International