Сәламәтлек саклау министрлыгында килешү имзаланды

2025 елның 11 марты, сишәмбе

Тармак килешүенә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында өстәмә килешүне Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин һәм РФ Татарстан сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының республика оешмасы рәисе Гөлнара Хөснетдинова имзалады.

Әлеге килешүдә махсус хәрби операция (СВО) зонасында хәрби хезмәт үтүче хезмәткәрләргә, ирләргә һәм хатыннарга өстәмә ташламалар һәм гарантияләр каралган; эш вакыты нормасыннан читтә өйдә кизү торулар өчен түләү мәсьәләсе җайга салынган; РФ Хөкүмәте карары нигезендә эш стажына өстәмә түләүле отпуск бирү өчен "өзлексез" стаж төшенчәсе билгеләнгән.

Хәбәрнамә теркәлүен узганнан соң өстәмә килешү РФ Татарстан сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының республика оешмасы сайтында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International