Татарстанда 2025 елның 1 мартына илкуләм проектларын гамәлгә ашыруга 3,2 млрд сум юнәлдерелгән. Бу еллык билгеләнүләрнең 7,1%ы, дип хәбәр итте ТР Финанс министрлыгы матбугат хезмәте.
Министрлыкта ачыклык кертүләренчә, иң күп акча «Гаилә» илкуләм проектын тормышка ашыруга киткән (2,4 млрд сум).
Алга таба акча күләме буенча «Яшьләр һәм балалар» (611,9 млн сум), Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» (120,9 млн сум), шулай ук «Дәвамлы һәм актив тормыш» (41,3 млн сум) илкүләм проектлары бара.
«Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектына сәламәтлек саклау өлкәсендә 9 төбәк проекты керә.
Бу «Сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү»,
«Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш»,
«Онкология авырулары белән көрәш»,
«Шикәр диабеты белән көрәш»,
«С гепатиты белән көрәш һәм әлеге авыруның таралу куркынычын киметү»,
«Ашыгыч медицина ярдәмен камилләштерү»,
«Сәламәтлекне торгызу өчен оптималь медицина реабилитациясе»,
«Һәркем өчен сәламәтлек»,
«Медицина кадрлары".
Республика Финанс министрлыгында искәртүләренчә, 2025 елда 11 милли проектны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетында 44,6 млрд сум каралган. Бу сумманың 24,7 млрд сумы федераль бюджеттан һәм 19,9 млрд сумы Татарстан бюджеты хисабына бүлеп бирелгән.