Татарстан профессоры - «Оргздрав: тармак лидерлары» IV Бөтенроссия премиясе номинанты

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

Фоат Әхмәтҗанов — Казан дәүләт медицина университетының онкология, нур диагностикасы һәм нур терапиясе кафедрасы мөдире, Республика онкодиспансерының 2нче ДДК хирургия клиникалары җитәкчесе, профессор, м.ф.д., Россиянең атказанган табибы — «Оргздрав: тармак лидерлары» IV Бөтенроссия премиясенә «Тармак лидеры: шәхси авторитет һәм һөнәри казанышлар» категориясендә номинациягә билгеләнгән.⠀⁣⁣⁣⠀

«Оргздрав: тармак лидерлары» — ел саен бирелә торган премия, ул сәламәтлек саклау өлкәсендә иң яхшы белгечләрне билгеләп үтә.⁣⁣⠀⁣⁣⠀

Тавыш бирү 11-31 март көннәрендә ачык!

Фоат Шәйхетдин улы өчен сылтама буенча тавыш бирергә мөмкин https://congress.orgzdrav.com/cases/293

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International