Меланома һәм базалиома: тире яман шешенең беренче билгеләрен ничек үткәрмәскә

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

"Хәзер бездә мондый шешләрне вакытында ачыклау һәм аларны максималь югары төгәллек белән диагностикалау өчен уникаль мөмкинлекләр бар. Кирәк була калса, без пациентларны тире-венерология диспансерына җибәрәбез, анда ясалма интеллектлы аппарат – фотофайндер бар. Аның ярдәмендә без катлаулы диагнозларны кире кага яки раслый алабыз", - дип сөйләде С.Васильева.

Табиблар искә төшерә, алда кояшлы май, эссе җәй, ә кояш һәрвакыт базалиома һәм меланома барлыкка килү өчен иң кулай фактор булып кала бирә.

Шуңа күрә, әгәр дә сездә шикле миңнәр бар икән, аларны вакытында тикшерергә һәм алып ташларга мөмкин икән, табибка баруны сузмагыз. Битләрендәге һәм муеннарындагыларны эссе-кояшлы көннәр җиткәнче бетерергә киңәш итәләр. Теләсә нинди алдырудан соң, белгечләр миң булган урынны өч ай дәвамында туры кояш нурлары астына тотмаска киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International