Хроник вируслы гепатит С йоктыруга һәм таралуга каршы көрәш атналыгы кысаларында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында журналистлар өчен матбугат конференциясе узды.
Анда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече-инфекционисты, КДМУның балалар инфекцияләре кафедрасы доценты Халит Хаертынов, профессор А.Ф. Агафонов исемендәге РКЙАХ медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Юлия Созинова, шулай ук Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең эпидемиологик күзәтчелек бүлеге башлыгы урынбасары Флера Амрахова катнашты.