Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов эш визиты белән «Салават Күпере» ТК поликлиникасында булды. Медицина учреждениесе эше турында аңа поликлиника мөдире Татьяна Павлова сөйләде.
Илдар Ирекович табиблар белән «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының төп күрсәткечләренә ирешү һәм беркетелгән халыкка медицина ярдәме күрсәтүне оештыру буенча мөһим проблемалар, планнар турында фикер алышты.
Исегезгә төшерәбез, Салават Куперендә поликлиниканы 2024 елда "Сәламәтлек саклау" илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы кысаларында төзеделәр һәм ачтылар ( быелдан аның варисы – "Дәвамлы һәм актив тормыш" илкүләм проекты).