Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон Алабуга район үзәк хастаханәсендә булды

2025 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

Алабугага эш визиты белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон килде. Ул район башлыгы урынбасары Роман Исланов һәм баш табиб Мансур Потеев белән Алабуга район үзәк хастаханәсенең яңартылган терапия бүлегендә булды.

Исегезгә төшерәбез, шәһәр җитәкчелеге ярдәме белән терапия бүлегендә ремонт эшләре эчке яктан да, тышкы яктан да алып барылды. Бу су, җылылык һәм электр белән тәэмин итү системасын алыштыру эшләре. Терапия бүлеген ремонтлау һәм җиһазлау өчен республика казнасыннан 289 млн сум акча бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International