Зеленодольск районында яңа ФАП төзелә башлады

2025 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

Дубровка бистәсендә беренче тапкыр фельдшер-акушерлык пункты барлыкка киләчәк. «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында Ореховка коттедж поселогы территориясендә модульле ФАП төзелә. Биредә медицина объектын төзү өчен гомуми мәйданы 716 кв. метр булган ике участок бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International