2025 елның 10-16 мартында Россиядә мөһим чара — хроник вируслы гепатит С йоктыруга һәм таралуга каршы көрәш атналыгы уза. Бу көннәрдә медицина персоналы арасында да, пациентлар арасында да куркынычсызлык һәм йогышлы авырулардан саклану мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.
Стоматолог эшенең мөһим өлеше булып пациентлар белән эшләгәндә кулланыла торган барлык инструментларны дезинфекцияләү һәм стерилизацияләүнең катгый стандартларын үтәү тора.
Республика стоматология поликлиникасында бу эшне үзәкләштерелгән стерилизация бүлегендә башкаралар. Биредә инструментларны стерильләштерүнең барлык этапларын да үткәрәләр: дезинфекция һәм стерильләштерү алдыннан ультратавыш югычта чистарту, киптерү һәм төрү, автоклавта эшкәртү һәм стериль инструментны саклау.