Табиб-неврологлар, реабилитологлар, терапевтлар һәм медицинаның башка өлкәләре вәкилләре алдында белем бирү лекцияләре белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгечләре чыгыш ясады.
"Инсульт. Диагностика. Дәвалау. Профилактика" бу теманы хезмәттәшләре белән ТР ССМ штаттан тыш баш белгече – ангионевролог Марат Вәлиулла улы Сайхунов җентекләп тикшерде. Катнашучылар алдында шулай ук ТР ССМ неврология буенча штаттан тыш баш белгече Тимур Илдус улы Хәйбуллин чыгыш ясады.
Бу белем бирү лекцияләренең беренче циклы. Беренче яртыеллыкта Түбән Камада шундый ике очрашу үткәрү планлаштырыла. Лекцияләр вакытында табиблар төрле клиник очракларны тикшерә, дифференциаль диагностика, дәвалау үзенчәлекләре һәм неврологик авырулы пациентларны алып бару тактикасы өлкәсендә тәҗрибә белән уртаклаша.