Республика кардиологлар һәм терапевтлар мәктәбе Яр Чаллыда булды

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә чираттагы кардиологлар һәм терапевтлар күчмә мәктәбе уздырылды. Анда бөтен Кама аръягыннан 103 табиб катнашты.

Белгечләр йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын киметүнең замана стратегияләре, артериаль гипертензияне, миокард инфарктын һәм хроник йөрәк җитешсезлеген дәвалауда яңа мөмкинлекләр турында яңартылган клиник киңәшләр, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдимнәре яктылыгында йөрәк ишемиясе авыруын дәвалау, йөрәк алды фибрилляциясе вакытында замана антикоагулянт терапиясе һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International