Алабуга район үзәк хастаханәсе стационарын капиталь ремонтлауның икенче этабы кызу бара. Хәзер барлык 4 катта да эш кайный: искесен сүтәләр, яңасын урнаштыралар, инженерлык челтәрләрен алыштыралар.
Диварлар, тәрәзәләр һәм ишекләр генә түгел, җиһазлар, шулай ук медицина җиһазлары да яңартылачак.
Ремонт вакытында аның барлык бүлекләре вакытлыча бала тудыру йорты бинасына күчте.
Исегезгә төшерәбез, стационар бинасы нәкъ 50 ел элек - 1975 елда төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Бу вакыт эчендә биредә бары тик бер генә сайлап капиталь ремонт ясалган, һәм бу 20 ел элек булган.Шул ук вакытта ел саен стационарда 12 меңнән артык Алабуга кешесе ярдәм ала, ә тагын 6 мең 650 кеше көндезге стационарга йөри.
Стационарны капиталь ремонтлау «Стационар сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау» республика программасы ярдәмендә мөмкин булды. Бирегә 375 млн сум акча тотылачак. Барлык эшләрне җәй ахырында, Республика көненә төгәлләргә планлаштыралар.