Юбилей медале Лениногорск районы сәламәтлек саклау ветеранына тапшырылды

2025 елның 19 марты, чәршәмбе

Лениногорск сәламәтлек саклау ветераны Таслия Вафи кызы Шакирҗанова «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы» юбилей медале белән бүләкләнде. 🏅

💐 Әлеге мәртәбәле бүләкне аңа Лениногорск башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова һәм Лениногорск үзәк район хастаханәсе профсоюз рәисе Зөлфия Мөгыйнова тапшырды. Җылы һәм ихлас очрашу барышында алар Таслия Вафи кызын намуслы хезмәте, пациентларга карата игътибары һәм һөнәренә тугрылыгы өчен рәхмәт сүзләре белән хөрмәтләделәр.

🤗 Таслия Вафи кызы 1930 елда туган, бар гомерен медицинага багышлаган. Ул озак еллар Лениногорск үзәк район хастаханәсе поликлиникасында шәфкать туташы булып эшләгән. Аның мәрхәмәте, игътибары һәм ихлас ярдәм итү теләге һәрвакыт коллегаларының һәм пациентларның йөрәгенә үтеп кергән.

🫰 Быел сентябрь аенда Таслия Вафи кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Кадерле ветеранга нык сәламәтлек, күңел җылысы һәм якыннарының игелеген телибез! Һәр көне шатлык һәм яхшы хәбәрләр генә китерсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International